Һәлакәт бүген иртән Татарстанның Кама Тамагы районында Кече Салтык авылы янында булган
Татарстанда автобус һәм чит машиансы катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шаһитлар сүзләренчә, бүген 11.00 сәгать тирәсендә Кече Салтык авылы янында «НЕФАЗ» рейс автобусы һәм «Шкода» автомобиле бәрелешкән. Бәрелешүдән соң автобусны юл кырыена атып бәргән, ул яртылыш юл кырыена төшкән. Чит ил машинасы юлга аркылы баскан.
«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә», - диделәр министрлыкта
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр барысы да Казан хастаханәсенә күчереләчәк.
Фото: очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев