Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстандагы авариядә абыйлы-энеле өч кеше үлгән

Бүген төнлә Ульян юлының 28нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте булган. «Нива» белән «Вольво» йөк машинасы кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиңел машинадагы өч кеше үлгән. Алар барысы да абый-энеләр. Рульдә барган Кайбыч районы егетенә 26 яшь булган. Абыйлары исә 1984 һәм 1990 елгылар.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен җиңел машинаның каршы як полосага чыгуы белән аңлаталар. Татарстан эчке эшләр органнарында әйтүләренчә, «Нива» шоферының правасы булмаган. Йөк машинасы руле артында исә Пенза кешесе булган.

Фото: vuslon.ru

Чыганак: vuslon.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X