Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

17, 18 май – “Абунәче көннәре”

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Бу көннәрдә (10-20 май) республикада газета-журналлларга язылу кампаниясенең иң җаваплы чоры - абунәче ункөнлеге бара. Шуның кысаларында Саба районара почтамты 17, 18 майда "Абунәче көннәре" үткәрәчәк. Почта хезмәткәрләре барлык райондашларын матбугатка актив төстә язылырга чакыра. Бу көннәрдә матбугатка язылучыларга почта бүлекчәләрендә аерым игътибар күрсәтеләчәк. Аерым басмаларга ташламалы шартларда язылырга мөмкин булачак. "Саба таннары" газетасына язылу да дәвам итә. Лотерея уенында катнашу өчен редакциягә алынган квитанцияләр шул хакта сөйли. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез, хөрмәтле укучыларыбыз. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекчәләренә ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев