Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

БАЛАЛАРГА – МАХСУС УТЫРГЫЧЛАР

Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе автостраховкалаучыларның Россия берлеге һәм "Имин хәрәкәт" иҗтимагый оешмасы теләктәшлегендә

берлектә 1 ноябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр киң масштаблы "Балаларга - махсус утыргычлар" социаль кампаниясе уздыра. Кампания барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре төп игътибарны автомобильләрдә пассажир балаларны йөртүгә юнәлтәчәк. Унике яшькә кадәрге балаларны машинада йөртү өчен махсус утыргычларның булуы мәҗбүри. Таләпне үтәмәүчеләргә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Быел 9 айда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре балалары өчен махсус утыргычлары булмаган 311 йөртүчене тоткарладылар. Бу узган елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 88гә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X