Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген – Бөтендөнья сулагайлар көне

13 августта сулагайлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан сезнең игътибарга алар турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

- Җир халкының 10% ка якынын (якынча 700 миллион кеше) әйдәп баручы кулы сул булган кешеләр тәшкил итә. Галимнәр фикеренчә, сулагай кешеләр күпкә күбрәк туа. Әмма күпләрне уң кул белән эшләргә өйрәтәләр, я алар үз теләкләре белән уң кулларын үзләштерәләр.

 

- Таш гасырда сулагайлар 50% ка якын булган, ә бронзада – 25%, хәзер – 10% ка якын. Сорау килеп туа: ә киләчәктә сулагайлар калырмы?

 

- Ир-ат сулагайлар хатын-кызларга караганда күбрәк. Ешрак сулагайларны Көньяк-Көнчыгыш Австралия, Көньяк Азия, Көнчыгыш Европа, сирәгрәк – Төньяк һәм Көнбатыш Европада, Африкада очратырга мөмкин.

 

- Кешеләрнең сулагай булып туу сәбәбе турында берничә гипотеза бар. Төп версия – генетикада. Lrrtm1 дип аталган ген буыннан-буынга тапшырыла. Ул ген 2008 елда табылган.

 

- Әгәр ата-аналарының берсе сулагай булса, сулагай бала туу ихтималы – 17%. Икесе дә сулагай булса, 46% . Ә менә икесенең дә әйдәүче кулы уң икән, гаиләдә сулагай сабый туу ихтималы нибары 2% кына.

 

- Хатын-кызның 40 яшьтән соң авырга калуы сулагай бала табу шансын 130%ка арттыра.

 

- Сулагайлар математика һәм архитектурада талантлылар.

 

Аларны төрле халыклар тарафыннан төрлечә кабул итү турында кызыклы фактлар да бар. Мәсәлән:

 

- Төрле вакытларда сулагайлык зарарлы гадәт буларак, хәтта шайтан билгесе буларак та каралган. Нерв авыруларының билгесе булуына ышанганнар. Сулагайлар тынгысыз, баш күтәрүче характерлы дип саналганнар.

- Борынгы германнар сулагайларны акылсызлар дип санаган.

- Борынгы Русьтә аларга судта шаһит булып чыгыш ясау тыелган.

- Япониядә ирләр сулагай хатыннар белән аерылышкан.

 

- Африканың кайбер кабиләләрендә сулагайларны ризыкны бозучы, агулаучы дип саныйлар һәм ризык әзерләүгә якын китермиләр.

 

- Эскимослар аларны сихерче дип саный. - Мароккода сулагайларны “s ' ga” дип атыйлар, бу “иблис” дигәнне аңлата.

 

- Күп кенә мөселман илләрендә кешеләргә сул кул белән ашарга ярамый, ул кул “пычрак” санала.

 

- Ә менә инклар сулагай булуны зур уңыш һәм бәхет дип санаганнар. Алар, шулай ук дәваларга сәләтле, хәтта магик көчкә ия дип ышанганнар.

 

- Сулагайлык Төньяк Америкадагы зуни халыкларында да уңыш билгесе булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев