Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Чын егетләр” – егетләрчә

Саба аграр көллияте һөнәри белем бирү белән генә шөгыльләнми, ул бөтен республикага танылырлык КВНчылар да әзерли. Көллиятнең "Чын егетләр" командасы кабат җиңү яулады, бу юлы 7 февральдә Мамадышта узган "Профессиональ техник белем бирү" лигасының Кышкы кубогына ия булды.

Уенда ТР башлангыч һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләреннән 13 команда катнашкан. "Тамашачы бик җылы кабул итте. Сәхнәгә чыгу белән аудиторияне һәм жюрины үзебезгә каратып тота алдык, аларның мәхәббәтен яулаганбыздыр, дип уйлыйм. Көндәш командаларның әзерлеге бик көчле булса да, без алардан күпкә өстенрәк булып чыктык. Мамадыш, Сарманнарны артта калдырып, командабыз җиңү яулады", - ди команданың капитаны Наил Сәлахов. Бу көннәрдә "Чын егетләр" республиканың КВН лигасы фестивалендә кайнар мәзәк-миниатюралары белән казанлыларны "кыздыра".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X