Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Файдаланылган китапларыгыз булса

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чит төбәкләрдә яшәүче миилләттәшләребез өчен файдаланылган яисә кирәк булмаган (әмма артык таушалмаган) татарча китаплар җыйнауны оештыра.

Мондый китаплар башта Ә.Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасында тупланып, аннары Казанга - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына тапшырылачак.

Мөхтәрәм милләттәшләр, райондашлар! Әгәр дә мондый изге ниятегез булса, туган телебездәге үзегездән арткан китапларны турыдан-туры район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына тапшыруыгыз, ә инде килә алмаганда авыл китапханәчеләре аша Сабага җибәрүгез сорала.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Саба муниципаль районы җирле оешмасы һәм Ә.Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы. Белешү өчен телефоннар: 2-37-87, 3-37-35.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: kitah

2
X