Әлеге чара 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм ул тракторлар, башка үзйөрешле техника һәм аларның таккычлары, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә.
"Быел "Трактор-таккыч" операциясе барышында тракторлар, үзйөрешле техника һәм аларның таккычларының техник торышын, аларның эксплуатациягә рөхсәтен, теркәү кәгазьләрен, номерларын, юл йөрү кагыйдәләрен истә тотуларын тикшерүләрдән тыш, карьерларда кагыйдә бозуларны ачыклау һәм юл куймауга игътибар биреләчәк, - ди районның баш дәүләт инженер-инспекторы Рөстәм Харисов.


Нет комментариев