Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ХАЛЫК КОНТРОЛЕ”ННӘН ФАЙДАЛАНУ АРТА

11 сентябрьдә Татарстан Республикасының мәгъ­лүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Ә.Гайнуллина гражданнарның көнкүреш сыйфатын арттыру өчен мәгълүмати технологияләр темасына багышланган брифинг үткәрде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан халкы быел әлеге порталдан ике тапкырга диярлек активрак файдалана башлаган. "Халык контроле" ярдәме белән республикада җәмәгать транспорты эшчәнлегенең сыйфаты яхшыра, төзекләндерү һәм сәүдә кагыйдәләрен бозучылар җавапка тартыла, ди министр урынбасары. Иң еш күтәрелүче сораулар - юлларның төзексезлеге, экология мәсьәләсе.

Гражданнарга уңайлылыкны күздә тотып, порталда теркәлү системасы гадиләштерелгән. Теге яки бу хезмәттән кулланырга теләсәң, нибары шәхси мәгълүматларны гына күрсәтү кирәк. Әйтик, салымнарны белү өчен ИНН номерын кертү, баланың мәктәптә алган билгеләрен белү өчен, аның документларындагы мәгълүматларны, штрафларны белү өчен атвомобильнең теркәлү номерын гына күрсәтү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев