Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“И, родной тел“ [+фото]

Озакламый татар халкы, хәер, без генә түгел, бөтен Җир шарының шигърият һәм тугры сүз сөюче кешеләре сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Шагыйрь рухы, шагыйрь гаме көн саен үзен ныг­рак сиздерә бара. Тукай язы якынлаша бит! Республикабызда олуг юбилейга әзерлек эшләре күптән башланды инде. Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү турында Татарстан Президенты Указы чыкты, Министрлар Кабинеты боерыгы белән юбилейга багышланган төп чаралар планы расланды. Төп җаваплылык Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларына йөкләнгән. Максат - Тукай оныклары үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Татарчаны онытсак, Тукай да онытылачак. Вил Казыйханов, шагыйрьнең "Туган тел" шигыре үрнәгендә, тел язмышы өчен борчылып, болай язган:

И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле,
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.

Мондый бозык сөйләмле балалар үсә күрмәсен иде.

- Туган телгә, мәдәниятебезгә карата балалар күңелендә мәхәббәт уяту эшендә мә­гариф идарәсе максатчан, китапханәләр челтәре белән бәйләнештә хезмәттәшлек итә. Тукайның юбилее уңа­ен­нан узачак чаралар планын төзедек, анда бер генә мәктәп тә керми калмады. Башкарасы эшләр шигырь язу, рәсем ясау бәйгеләрен, әдәби кичәләрне, тәрбия сәгатьләрен, шагыйрь әсәрләрен сәхнәләш­терүне, "Мин татарча сөй­ләшәм" ак­цияләрен, китап күр­гәзмәләре оештыруны һәм башкаларны эченә ала. Укучылар республика күләмендәге Тукайга багышланган чараларда да катнашалар һәм моның нәтиҗәләре дә куандырырык,- ди идарәнең милли мәгариф методисты Ләйсән Гайнуллина.
Чыннан да, "Илһам" яшь язучылар, шагыйрьләр драматурглар бөтенроссия бәйге­сендә район укучылары иң активлардан булганнар. Саба мәктәпләреннән барысы 200 укучы катнашкан һәм 10 укучы - "Яшь шагыйрьләр" но­минациясендә Алзирә Мин­һаҗева (Шекше төп мәктәбе), Гүзәл Шәрифуллина (Саба гимназиясе), Ясминә Каюмова (Юлбат), "Яшь прозаиклар" номинациясендә Али­нә Әхтәмҗанова, Камилә Габдрәкыйпова (Түбән Шытсу), Гөлгенә Вәлиева (Завод-Нырты), Айлия Хаҗиева (Тимершык), Гөлинә Галиева (Явлаштау) йомгаклау ки­чәсенә чакырылган (фотода). Алинә Әхтәмҗанова, Ясминә Каюмова, Айлия Хаҗиева лауреат исеменә лаек булганнар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев