Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Икшермәлеләр өченчедә!

Кадет мәктәпләре һәм корпуслары арасында Түбән Кама шәһәрендәге "Патриот" хәрби-патриотик үзәге базасында уздырылган "Аҗаган-2016" хәрби-спорт уеннарының финал этабында икшермәлеләр 14 команда арасында III урынны алдылар.

Кадетлар директорның хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Владимир Петров җитәкчелегендә Кубок һәм 16 Грамота алып кайттылар. Ярышта җиңүчеләр һәм приз алучылар: "Россия тарихының туган як сәхифәләре" дисциплинасы, команда - I урын, "Тактик уен", граната ыргыту, мәргәнлек, "Сафта яхшы, яуда көчле " дисциплиналары буенча командалар - II урын, "Визитка", автомат сүтеп-җыюда командалар - III урын, Айсылу Закирова 1000 метрга йөгерүдә -I, граната ыргытуда -II, Гор Мкртчян турникта тартылуда- I, Кирилл Пет­ров турникта тартылуда -II, атуда -III, Инсаф Шакиров граната ыргытуда, Лилия Фәрхуллина автомат сүтеп җыюда III урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев