Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Исеме генә кайтты [+фото]

Тарихчылар әйтүенчә, Бөек Ватан сугышында 5 милллионнан артык кеше хәбәрсез югалган булып санала. Хәзерге көндә яу кырында туфракка күмелеп калганнарны эзләү белән 40 меңнән артык эзтабар шөгыльләнә.

Җәсәдләр табыла һәм каберлекләргә иңдерелә тора. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Волгоградтан 60 чакрым ераклыктагы Россошинск хәрби-мемориаль зиратында 1496 кызылармияченең сөякләрен җирләделәр. Аларның күпчелеге Волгоград шәһәренең Репин урамында торба салу өчен чокыр казыганда табыла. Тиз арада эзтабарларны чакырталар. Бу изге эштә Татарстаннан Чистай районының "Выстрел" оешмасы эзтабарлары катнаша. Алты метрлы тирән чокырда, ахыр чиктә, 949 солдатның сөякләре казып чыгарыла. Тәҗрибәле белгечләр аңлатканча, әлеге каберлек бомба чокыры урынында барлыкка кил¬гән. Сталинград шәһәрендә 1942-1943 нче елларда көчле урам сугышлары бара. Үлүчеләр шулкадәр күп була, аларны күмәргә дә өлгермиләр. Шуңа да мәетләр күпләп бомба чокырларында җирләнә. Шунысы кызганыч, 949 солдатның бишесенең генә исем-фамилиясе ачыкланган. Шуларның берсе Кукмара районының Аман Оштырма авылы кешесе Вәгыйз Габбасов булып чыкты. Сөякләрне чыгарганда чокырда "За отвагу" медале табыла. Архив аша тикшерә торгач, бу медаль¬нең 46нчы гвардия укчы полкы минометчысы Вагыйз Габбасов дигән сол-датка бирелүе ачыклана.
Эзтабарлар ачыклаган солдатның якыннары районыбызның Лесхоз бистәсендә табылды. Алар - Вәгыйз Габбасовның сеңлесе Мәрхабәнең кызы Нурия Хуҗина һәм энесе Каюмның кызы Гүзәлия Фатыйхова, шулай ук Воткинскидан гаиләсе белән Рузия Кәримова Волгоградка батыр солдатның җәсәден җирләүгә дә барганнар.
-Мин Вәгыйз абый турында әти сөйләгәннәрдән чыгып кына беләм. Аның чәчләре көдрә булган. Әти, син шул ягын белән Вәгыйзгә охшагансың дип әйтә торган иде. Безне Волгоградта җылы каршыладылар. Мин "Звезда" каналы өчен интервью да бирдем. Вәгыйз абыйның Рамазан аенда җирләнүе безнең өчен аеруча изге гамәл булды. Волгоград өлкәсенннән мулла килеп женаза намазы укыганда күңелләр елады. Якыныбызның табылып, герой-шәһәр янында җирләнүеннән соң күңел тынычланып, йөрәкләр рәхәтләнеп китте,- ди Гүзәлия Фатыйхова.
Аман Оштырма авылы Лесхоз бистәсеннән 6 чакрым ераклыкта гына булганлыктан, сугышка кадәр һәм аннан соңгы елларда авылның шактый ир-егетләре урманчылыкка йөреп эшләгән. Бәлки Вагыйз Габбасов та урман эченнән салынган шул юллардан йөргәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев