Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

КӨЛӘЧ ЙӨЗЛЕ ВЕТЕРАН

Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Рабига Батталовага да туксан яшь тулды.

Авылдашлары гына түгел, район халкы да ипле, иманлы абыстай буларак хөрмәтлиләр үзен, һәр йортта беләләр, һәркайда таныйлар. Аны 90 яшьлек юбилее белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов котлап, ихлас тәбрикләүләрен җиткереп, бәхетле картлык теләде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәненә Россия Президентының хатын, изге теләкләргә төреп истәлек бүләген тапшырды.

"Безне бик белеп хөрмәтли хөкүмәт. Яшь, җегәрле чакларыбызга сугыш афәте, юклык, авырлык туры килде бит. Безнең буын шулай тырышканга әйбәт бүгенге тормыш", - дип яшь аралаш үткәннәрен дә искә төшереп алды ветеран. - Сугыш вакытында кайда кушалар шунда эшләдек, окоп та казыдык, урман да кистек. Сосновкага эшкә җибәрделәр бервакыт. Баржа белән килгән имән агачларын ташыдык, ул елларның авыр хезмәтен хәзерге буынга күрергә язмасын.

Миһербанлы, тырыш, хезмәт сөючән 4 бала үстерәләр алар тормыш иптәше белән. Кызганыч, Саттар абый дөньядан иртәрәк китеп бара. Тормыш сынауларсыз гына узылмый, Рабига апага улын һәм оныгын да мәңгелеккә озатырга туры килгән, әмма тормышка мәхәббәте сүрелмәгән, ахирәттәгеләргә дә, исәннәргә дә дога кылып яши. «Аллаһ Тәгалә миңа сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тәүфыйклы балалар бүләк итте, шуңа шөкер итәм", - ди көр күңелле, көләч йөзле әбекәй. Рабига апаның мактаулы исемнәре бик күп: игелекле ана, хөрмәтле абыстай булуы өстенә җиләк әби дә икән әле ул. Җиләкләр җыеп ашатканга оныклары аны шундый матур исем белән атап йөртә. Тугыз дистә ел эчендә нинди генә борчу-мәшәкатьләргә юлыкса да башкаларга бәхет өләшеп гомер иткән. Картлыгы да шуңа күрә тыныч, имин һәм бәрәкәтле аның.

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X