Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көннәр бозыла: атна ахырына кадәр яңгырлы һава торышы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы буенча фаразлар әзерләде. Шимбәгә кадәр республикада яңгырлы һава торышы көтелә.

Чәршәмбе көнне, 11 майда да тотрыклы һава торышы саклана. Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тизлектә булачак. Төнлә һава температурасы +4 тән +9 градуска кадәр булуы фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 12 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә 2-7 градуска кадәр салкынаячак. Көндез һава температурасы +11 тән +16 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, яңгырлар җомга һәм шимбә дә сакланачак. Температура төнге сәгатьләрдә +5тән +10 градуска кадәр булачак, 13 май көндез +12..+17, 14 май +14..+19 градус фаразлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sinoptiklary-atna-axyryna-kadar-yangyrly-buluyn-farazlyi-5854328

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев