Кукмарадан җиңеп кайттылар
8 февральдә Кукмара районында "Ел хатын-кызы", Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры узды.
Бәйгегә 9 районнан килгәннәр иде, Саба районыннан 6 хатын-кыз катнашты. Алдан әзерләнү күркәм нәтиҗәләрен бирде, сабалылар призлы урыннарга чыктылар. Уңышны "Өлкәннәр" номинациясендә шагыйрә-композиторыбыз Рәйсә Имамиева (1нче урын), ветеран укытучы Физия Шәйхетдинова, "Хатын кыз: мәдәният һәм рухият"тә - Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина, "Минем язмыш - минем һөнәр"дә - Лесхоз сувенир цехы эшчесе Әлфия Яруллина (1нче урын), "Хатын-кыз - лидер"да - Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлилова, "Ир-ат - лидер"да Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе директоры Фәнис Вәлиев (1нче урын) тәэмин итте. Җиңүчеләргә республика бәйгесендә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев