Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр!” спорт- интеллектуаль бәйгесе [+фоторепортаж]

3 нче ноябрь көнендә Балалар иҗат үзәгендә традицион булган еллык план нигезендә "Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр!" спорт- интеллектуаль бәйгесе үткәрелде. Уенда 22 мәктәпнең 11 җыелма командасы көч сынашты.

Һәр команда составында яңа кагыйдәләргә нигезләнеп 4 укучы катнашты 6-7 нче сыйныф укучылары. Биредә укучылар үзләрен спорт өлкәсендә генә сынап калмадылар, алар бик күп өлкәләрдә белемнәрен тикшерделәр. Бу елгы бәйгегә ил башкалаларын белү, инглиз телен камилләштерү кебек уеннар да кертелделәр . Уен 12 төрдәге төрле станцияләргә бүленеп уздырылды, һәр команда үзенә тапшырылган бәяләү кәгазьләренә баллар җыйдылар.

Уен түбәндәге станцияләрдә үтте: "Спорт викторинасы", "Көйне таны", "Пазл җыю", "Интеллектуаль разминка", "Күңелле биюләр", "Кызыклы рәсемнәр", "Крокодил", "Балык тоту", "Уңыш җыю", "Елмаюлы шар" ,"Инглиз теле", һәм "Башкалалар" станциясе. Әлеге уенда укучылар спорт уеннарын чагылдырган сорауларга җавап бирделәр, "Көйне таны", "Күңелле биюләр" кебек кызыклы бәйгеләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр.. Иң югары балл җыючы командалар Олы Шыңар һәм Юлбат мәктәпләре, алар 1 нче урынгалаек булып, бәйгенең абсолют чемпионы исемен алдылар. 2 урынга Мичән һәм Килдебәк мәктәпләре чыкса, 3 нче урынны Олы Арташ һәм Лесхоз мәктәпләре укучылары бүлеште.

Җиңүче һәм барлык катнашкан командаларга командаларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Уенны оештыруда Балалар иҗат үзәге коллективы һәм Район балалар думасы активистлары ныклы ярдәм күрсәтте. Район балалар Думасы активистлары катнашучыларга махсус әзерләнгән "Елмаюлы шар" бәйгесен үткәрделәр. Бәйге ахырында Сатыш урта мәктәбенең хореография буенча укытучысы Галиева Алсинә Фидәилевна Флеш-мобуздырды. Бу елгы чара төрле кызыклы бәйгеләр һәм күңелле вакыйгалар белән истә калды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев