Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИГРАНТЛАР КОЛ ТҮГЕЛ

Соңгы елларда Татарстан Республикасында теркәлгән чит ил гражданнары арта бара.

Ел саен 2 меңгә якын оешма-преприятие һәм шәхси эшмәкәр законлы нигезләрдә чит илдән килүчеләрне эшкә кабул итә. Федераль миграция хезмәте тарафыннан милек формалары төрле булган оешма-предприятиеләрне тикшерү буенча күрелә торган чаралар чит ил гражданнары һәм эш бирүчеләрнең федераль законнарны үтәүләренә контроль-күзәтчелек итү функцияләрен гамәлгә ашыру белән бәйле. Бу урында агымдагы елда чит илдән килүчеләрнең миграция законнары нигезләмәләрен, шулай ук эш бирүчеләрнең чит ил гражданнарын эшкә алу һәм аларның хезмәтеннән файдалану кагыйдәләрен бозу очракларының ешаюын билгеләп үтәргә кирәк. Мигрантларның хезмәткә хокуклары тупас бозыла: алар тиешле сәгатьләрдән күбрәк һәм киеренке эшләргә мәҗбүр ителә, социаль ташламалардан, түләүле яллардан, авырганда больничныйлардан файдаланмыйлар, түләүсез эшләтү фактлары бар. Эш бирүчеләр төрле сылтаулар белән мигрантларның шәхесен раслаучы документларын сорап алалар, бу исә аларны тагын да бәйлерәк итә. Кайбер төбәкләрдә һәм субъектларда аларны кол урынына эксплуатацияләү, кешеләр белән сәүдә итү фактлары да бар.

2012 елда Саба районында чит ил гражданнарын хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү кагыйдәләрен бозганнары өчен РФ Миграция хезмәтенең Саба районындагы территориаль пункты хезмәткәрләре тарафыннан эш бирүчеләргә карата 10нан артык административ беркетмә төзелеп, аларга барысы 20 мең сум күләмендә штраф салынды. Быел исә теркәлмичә яшәгәне өчен Саба районы суды карары нигезендә Үзбәкстан Республикасы гражданы Россия Федерациясеннән җибәрелде.

Шуны да игътибарга алырга кирәк: эш бирүчеләргә, хезмәт заказы үтәтүчеләргә административ җаваплылык законсыз хезмәткә җәлеп ителгән һәр чит ил гражданына карата аерым беркетмә төзү тәртибендә кузгатыла.

Шул ук вакытта республика террито­рия­сендә законсыз яшәүче чит ил граж­даннарының җинаять кылу фактлары да арта бара. Халыкнның террордан сакланганы өлкәсендә оператив вәзгыять сизелерлек катлауланды. Мигрантлар җәмәгать иминлеген какшату, террорлык кылу ниятен күздә тоткан җинаятьчел төр­кем­нәр­гә җәлеп ителә. Чит ил гражданнары хезмәтеннән законсыз файдалану җәмгыятьтә тотрыксызлыкны көчәйтүгә булышлык итә.

Язылганнардан чыгып, РФ Миграция хезмәтенең Саба районы территориаль пункты чит ил гражданнары хезмәтеннән законсыз файдаланучыларга карата шәхси җаваплылыктан алып җинаять эше ачуга кадәр барып җитәрлек эш кузгатылу ихтималлылыгы турында кисәтә.

Дамир Шакирҗанов,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев