МӘРГӘННӘР УК АТТЫ
Җәядән ату - нинди яшьтә булуына да карамастан, һәркем шөгыльләнә ала торган спорт төре.
Ул олимпия уеннарына да кертелгән. 2009 елда республикада әлеге спорт төрен популярлаштыру максатында җәядән ату федерациясе дә оештырылды. Шуннан бирле ярышлар үткәрү традициягә керде. Районыбыз укучылары спортның әлеге төре белән республиканың авыл мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып шөгыльләнә башладылар.
Саба кадет-интернат мәктәбендә район җитәкчеләре булышлыгы белән оештырылган түгәрәккә (җитәкчесе Альберт Нигъмәтҗанов) йөрүчеләрнең инде уңышлары да бар. Әйтик, кадет мәктәбенең VII сыйныф укучысы Инсаф Зарипов былтыр Казанда уздырылган Татарстан чемпионатында кече яшьтәгеләр арасында беренчелекне алган иде. Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә кадет-интернат мәктәбендә җәядән ату буенча үткән республика беренчелегендә һәм чемпионатында ул кабат үзенең мәргән икәнлеген раслады. Инсаф 18 метрдан мишеньга атуда 1998-2000 елгы үсмерләр арасында 600 мөмкинлектән 428 очко җыеп, беренче урынны алды һәм 3нче зурлар разряды нормасын үтәде. Кызлардан Гүзәл Ибәтуллина 4нче нәтиҗә күрсәтте.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Ф.Хәмитов.
Н.Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев