Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Наил Хәмидуллин истәлегенә турнир (фоторепортаж)

Бүген Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә 2000-2001 елгы яшьләр, 2002 елда һәм соңрак туган яшүсмерләр арасында ачык шәхси көрәш турниры үтте.

Бүген Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә 2000-2001 елгы яшьләр, 2002  елда һәм соңрак туган яшүсмерләр арасында ачык шәхси көрәш турниры үтте. Ярышларга республиканың 10 районыннан көрәшчеләр килгән иде. Катнашучыларны Наил Хәмидулинның биографиясе белән бәйгене алып баручы Рәшит Кәримов таныштырды. Саба муниципаль районы башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов үз  чыгышында көрәшчеләргә район башлыгы Рәис Нургали  улының   сәламен җиткерде, якташыбыз Наил Хөснулла   улы татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры булып эшләгән  чорда республикада  көрәшне үстерүгә  керткән өлешен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең хәзерге башкарма  директоры Равил Хәйруллин Саба   көрәшчеләренең республика, Россия   ярышларында ирешкән уңышлары турында   сөйләде.  Россия көрәш федерациясенең  башкарма директоры  Булат Хәбибрахманов, Наил Хәмидуллинның энесе  подполковник Раил Хөснулла  улы  сүз  алып,  бәйгедә катнашучыларга матур  көрәш теләделәр.   

    Үз авырлык  үлчәүләрендә Теләчедән Әнәс  Галиуллин, Данир  Муликов, Алмаз Сәетов, Сабадан  Данияр Мифтахов, Артур Билалов, Инсаф  Габдрахманов,  Ирек  Зарипов, Алмаз  Гыйльметдинов, Салават  Гәрәев, Кукмарадан Данил Габдрахманов, Айнур Галимҗанов, Мамадыштан Фәнзил Гәрәев, Арчадан Булат Кәримуллин,  Казаннан Илдар Хәбибуллин  җиңүче булдылар. Саба  көрәшчеләре 16 үлчәү  категориясендә барысы 12 призлы  урын  яуладылар.   Ирек Зарипов матур   көрәш алымнары күрсәткәне өчен “Идел”  журналына абунә  белән  дә бүләкләнде. Яшьләр журналы шулай  ук  киләсе елда Актаныштан Илнур Сафиуллинга, Теләчедән Фәрит Яруллинга да  киләчәк.

Шунысы да игътибар итәргә  кирәк: турнирның җиңүчеләре булган,  киләсе  елдан  зурлар  арасында  көрәшә башлаячак егетләрнең  күбесе Теләче, Кукмара  районнарыннан. Димәк, Саба  көрәшчеләренә республика  чемпионатларында югарырак баскычка   күтәрелү  киләчәктә дә җиңел булмаячак дигән   сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Наил Хәмидуллин истәлегенә турнир

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/LRvRq-L37Zw