Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Наркоманга – сайлау мөмкинлеге

2011 елның 7 декабрендә кабул ителгән 420 санлы Федераль закон нигезендә РФ Җинаятьләр кодексы 82.1нче маддә (наркомания белән авыручыларны җәзадан кичектереп тору) белән тулыландырылды.

Хәзер законсыз төстә зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган, наркотик үсемлекләрне күп күләмдә үстергән, психотроп һәм наркотик матдәләрне алу өчен законсыз төстә рецепт яки башка документлар ясаган өчен беренче тапкыр хөкем ителүчеләр, наркомания белән авыручы дип табылып, үз теләкләре белән дәваланырга ризалык биргән очракта, иректән мәхрүм ителүдән кичектерелеп торалар. Дәвалану вакыты 5 елдан да артык була алмый. Ике ел наркоманиядән дәваланганнан соң хөкем ителүчедә уңай үзгәрешләр (ремиссия) булуы расланса, суд аны җәза срогыннан азат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев