ҺӘР СЫЕРДАН – 6195 КИЛОГРАММ
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 гыйнварга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2011 елда һәр сыердан 6195 килограмм сөт савып алынды.
Ел дәвамында тотрыклы продукция җитештерүгә ирешелгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе", "Олыяз" җәмгыятьләрендә, "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында, "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" филиалында әлеге күрсәткеч 7000 килограммнан артык тәшкил итте. Кышлату чорында да юлбатлылар сыерларның продуктлылыгын 20,3әр килограммнан киметмичә, беренчелекне үз кулларында нык тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев