“Саба” җәмгыятенең  Сатыш бригадасы терлек  азыгын иң  күп   күләмдә  әзерләүчеләр  исемлегендә
Кичә, бүген, иртәгә

“Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасы терлек азыгын иң күп күләмдә әзерләүчеләр исемлегендә

Быел "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасы терлек азыгын иң күп күләмдә әзерләүчеләр исемлегендә.

Шулай да хикмәт массада түгел, ә сыйфатта. Хуҗа­лыкта иң беренче чиратта әнә шул таләпне төп игътибарда тотып эшлиләр. Шуңа күрә бер кырда эшне төгәлләп, 92 гектар­лы клевер басуына күчкән ме­ханизаторларның "җыйнап алу­­га керешергә" дигән команда көткән чагына туры килдек. Ә фәрманны хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов үзе бирә. "Бераз юешрәк шул. Терлекләргә сыйфатлы сенаж ашатыйк дисәк, массаның дымлылыгы 65-70 процент булуы кирәк", - ди җитәкче үләнне учларында әйләндергәләп.


Нет комментариев