Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба тагын бер асыл улы белән саубуллаша

Зөфәр Шәйхетдинов вафат Иртән эшкә килешебезгә күңелсез хәбәр килеп иреште: шигърияткә Саба солтаны булган Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдинов вафат булган. Кинәт кенә, кисәк кенә йөрәге тотып алган, җәмәгате Физия корбановнага "киттем" дип кенә әйтергә өлгергән... 1940 елда Килдебәк авылында туган Зөфәр Шәйхетдинов күпкырлы талант иясе - тумышы белән шагыйрь, рәссам...

Зөфәр Шәйхетдинов вафат

Иртән эшкә килешебезгә күңелсез хәбәр килеп иреште: шигърияткә Саба солтаны булган Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдинов вафат булган. Кинәт кенә, кисәк кенә йөрәге тотып алган, җәмәгате Физия корбановнага "киттем" дип кенә әйтергә өлгергән...

1940 елда Килдебәк авылында туган Зөфәр Шәйхетдинов күпкырлы талант иясе - тумышы белән шагыйрь, рәссам иде. Гаять тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән сокландырды. Ул хезмәт юлының күпчелек өлешен ул комсомол-партия эшендә үткәрде, әмма поэзиягә тугрылыклы калды. КПСС район комитетының II секретаре вазифасын да язуын дәвам итте. Аның иҗат хәзинәсе булып "Әни сүзе" дигән китабы, 50дән артык куен дәфтәрендә, 20гә якын 96шар битле калын дәфтәрендә тупланган шигырьләре калды. Зөфәр Шәйхетдинов иҗатын тормыш чынбарлыгын, илдәге, дөньядагы мөһим хәл-вакыйгаларны, замандашларының уй-тойгыларын чагылдырган әдәби елъязма кебегрәк тә карарга мөмкин.

Инде, хуш, Зөфәр Гәрәевич, без сине онытмабыз, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын дияргә генә кала. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев