Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 30 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 30 гыйнвар 2015 - 10:19
      Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары - фән олимпиадаларында җиңүче
      Кеше шулай яратылган инде: тормыштагы теләсә нинди үзгәрешне яхшыга гына юрый, яңа өметләр баглый, файда алырга омтыла.
    • 30 гыйнвар 2015 - 07:34
      Юл төзүчеләре белән очрашу
      Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйлов "Татавтодор" дәмгыятенең Саба филиалы хезмәт коллективы белән очрашты. Юл төзүчеләрне район биләмәсендәге оператив вәзгыять һәм 2015 ел бурычлары белән таныштырды. Очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итмәүдә гаеплеләргә карата кулланыла торган чараларга аерым тукталды.
    • 30 гыйнвар 2015 - 07:32
      Күчмә кубок Сабада калды
      24 гыйнварда Саба агарр көллияте районыбыз шашка осталарының Кукмара җыелма командасы белән традициягә кергән очрашуы булды. Һәр командадан бишәр спортчы катнашкан бәйгедә Саба шашкачылары зур өстенлек (32:18) белән көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Командаларга иң күп очконы Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтов, Илфат Ханнанов (Саба), Фәнзил Закиров (Кукмара), Нәзир Дәүләтгәрәев (Килдебәк), Шамил Галиев...
    • 30 гыйнвар 2015 - 07:25
      Сабалылар IP-телевидениегә күчәләр
      Районда интерактив телевидение караучылар даими рәвештә арта бара. 2015 елның 1 гыйнварына "Таттелеком" җәмгыятенең "Летай ТВ" абонентлары саны 3172гә җиткән.
    • 30 гыйнвар 2015 - 07:22
      “Снегоход” операциясе бара
      Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә 19 гыйнвардан 20 февральгә кадәр "Снегоход-2015" операциясе бара.
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:52
      Диспансерлаштыру 589 кешенең сәламәтлегендә тайпылышлар табарга ярдәм иткән
      Районда диспансерлаштыру 2015 елда да дәвам итә. Ул хроник авыруларны, яман шеш һәм кешеләрнең инвалидлыгына һәм үлеменә китерүче күп кенә башка авыруларны вакытында ачыклауга юнәлдерелгән. Узган ел медицина тикшеренүен 5151 өлкән кеше, 6675 бала узды. Шул исәптән 183е -ятим һәм авыр тормышта яшәүче балалар. Диспансерлаштыру 589 өлкән кешенең сәламәтлегендә төрле...
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:40
      Лесхоз картлар йортында сиксәнгә якын кеше тәрбияләнә
      Картлар йорты дигәч, күз алдына күңелне сискәндерә торган бина килеп баса. Мондый караш элеккедән дә килә. Чыннан да, балалардан шау-гөр килеп торган мәктәп тә, эш кайнаган ындыр табагы да түгел ул картлар йорты. Монда мохит бөтенләй башка. Шуларның кайсында җитәкче булу авыррак икәнен 16 ел мәктәп директоры, 3 ел хуҗалык...
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:36
      Сабада театр фестивале башлана
      Саба муниципаль районы җирлекләрендә халыкның буш вакытын файдалы итеп оештыру, театр сәнгатен популярлаштыру һәм халыкны үзешчән сәнгатькә тарту максатыннан район җирлегендә "Театр фестивале" үткәреләчәк. Спектакльләр авыл җирлекләрендә 14-15 февраль көннәрендә старт ала. Беренче булып Тимершык һәм Эзмә авыл җирлеге артистлары чыгыш ясый. Спектакльләр график буенча 18-19 апрельдә төгәлләнә һәм шунысы...
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:33
      Сабаның мәдәният хезмәткәрләре "Lada Largus" машинасы белән бүләкләнде
      27 гыйнварда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе...
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:30
      Түбән Өчнаратта яшәүче гаилә биш сыерга 100 литр сөт сава
      Түбән Өчнарат авылында яшәүче алдынгы механизатор Рәис Шакировны ел әйләнә кырда, кышын комплекста очратырга мөмкин. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы ул. Җәмәгате Эльмира ханым белән ике ул, бер кыз үстереп, тыныч кына гомер итәләр. Чып-чынлап авыл тормышы кайный үзләрендә. Капкаларын ачуга ләң-ләң килеп Тузик килеп чыга. Мал абзарында дистәләп эре...
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:13
      “Немецлар өчен “Фения” идем
      "Минем күрмәгәннәр калмады инде",- дип каршылады безне Лесхоз бистәсендә яшәп, 24 гыйнварда 90 яшен тутырган Фатыйма Минһаҗетдинова. Яшәү өчен зур көрәш барган сугыш чорында ачлыгын, ялангачлын гына түгел, җәбер-золымын да күп күргән ул. Казанчы Бигәнәй авылында туып, гаилә хәле буенча Ике басу Арташта үскән 17 яшьлек кыз сугыш башлану хәбәрен...
    • 30 гыйнвар 2015 - 05:50
      Саба тагын бер асыл улы белән саубуллаша
      Зөфәр Шәйхетдинов вафат Иртән эшкә килешебезгә күңелсез хәбәр килеп иреште: шигърияткә Саба солтаны булган Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдинов вафат булган. Кинәт кенә, кисәк кенә йөрәге тотып алган, җәмәгате Физия корбановнага "киттем" дип кенә әйтергә өлгергән... 1940 елда Килдебәк авылында туган Зөфәр Шәйхетдинов күпкырлы талант иясе - тумышы белән шагыйрь, рәссам...
    • 30 гыйнвар 2015 - 05:22
      Тимершык мәктәбе укучысы Әлмәт мәдрәсәсендә белем алган
      Рәхимле һәм шәфкатьле Аллах исеме белән. ( Бисми Лләхи Рахмәни Рахим) Аллаһка бер адым яса - ул сиңа 10 адым ясар. Аллаһка ике адым яса -ул сиңа 100 адым ясар. Әйе, Аллаһ Тәгаләгә якынайган саен, жәннәт ишекләренә якынаясың. Ә ничек Аллаһка якынаерга соң? Аллаһ ризалыгын ничек алырга? Уйлый башласаң, сораулар...
    Реклама