Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык мәктәбе укучысы Әлмәт мәдрәсәсендә белем алган

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллах исеме белән. ( Бисми Лләхи Рахмәни Рахим) Аллаһка бер адым яса - ул сиңа 10 адым ясар. Аллаһка ике адым яса -ул сиңа 100 адым ясар. Әйе, Аллаһ Тәгаләгә якынайган саен, жәннәт ишекләренә якынаясың. Ә ничек Аллаһка якынаерга соң? Аллаһ ризалыгын ничек алырга? Уйлый башласаң, сораулар...

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллах исеме белән. ( Бисми Лләхи Рахмәни Рахим)
Аллаһка бер адым яса - ул сиңа 10 адым ясар. Аллаһка ике адым яса -ул сиңа 100 адым ясар. Әйе, Аллаһ Тәгаләгә якынайган саен, жәннәт ишекләренә якынаясың. Ә ничек Аллаһка якынаерга соң? Аллаһ ризалыгын ничек алырга? Уйлый башласаң, сораулар шактый күп туа килә. Бу мәкаләмдә минем төп берничә фикерне әйтеп үтәсем килә.
Беренчедән, миңа калса, кеше начарлык белән яхшылыкны аера белергә тиеш. Әгәрдә кешенең күңелендә һәрвакыт яхшылык икән, ул яхшы кеше. Әгәрдә күнелендә гел начарлык булса, димәк ул кеше начар дигән сүз.
Икенчедән, Исламның төп биш нигезен әйтеп үтергә кирәк. Исламның биш нигезе бар: намаз, ураза тоту, зәкат бирү, Аллаһның берлегенә ышану, ягъни Лә Иләһә Иллә Аллаһ кәлимәсен әйтү һәм Хаҗ кылу. Көнгә биш вакыт намазны вакытында, шулай ук чын күңеленнән укыган кешегә Аллаһ җәннәт ант иткән. Ә укымаганга - бернәрсә дә ант итмәгән. Шуның өчен иң беренче без намазны төгәл итеп укырга тиешбез. Рамазан аен без зурлап каршылыйбыз. Һәм ул айда иң изге гамәл - ураза тоту. Һәр мөселман тиешенчә ураза тотырга тиеш.Бәйрәмнәр җитүгә, ураза гаете, корбан гаете, без хәер бирәбез. Акчага мохтаҗ булганнарга, ятимнәргә, гарипләргә хәер биру - зур бәхет. Аллаһ Тәгалә кешегә мондый мөмкинчелек бирә, ә кайбер кешеләр бу зур мөмкинчелекне кулланмый да.
Без "Лә Иләһә Иллә Аллаһ" дибез, ләкин кайберләребез моның ни аңлатканын да белмибез . Бу бик көчле һәм биек сүзләр. Кеше мәгънәсен аңлап, чын йөрәктән әйтсә, ахирәткә баргач Аллаһ ул кешегә шундук жәннәт ишекләрен ачыр (Мөһәммәт с.г.в. хәдисләреннән).
Һәр мөселманның хыялы -Хаҗ кылудыр, мөгаен. Нинди изге жир ул! Лондон, Париж шәһәрләреннән дә гүзәлрәк Мәккә шәһәре (СубханАллах!) Ин ша Аллах, Аллах Тәгалә һәр мөселманга Хаҗга барырга мөмкинлек бирер!!!
Аллаһка якынаю юлларын санап китсәң, артык күпкә китәр. Инде төп темага да аяк басырга кирәктер. Җәйге каникулларда мин Әлмәт шәһәренең Ислам мәдрәсәсендә булып узган "Тахфиз" лагерендә булдым. Лагерь дигәч тә, без анда кубесенчә ял итмәдек, ә укыдык. Әйе, өлешчә ял иттек, ләкин вакытыбызнын күп оөлешен Аллаһ Тәгаләгә багышладык. Күп итеп белем алдык. Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәндек. Билгеле, җәй көне бик ошаганлыктан, мин кыш көне дэ бармыйча кала алмадым. Дорес, кышкы смена җәйгесенә караганда купкә кыскарак булды, ләкин шул ун көн эчендә дә без шактый күп белем алдык. Бу эшкә зур хезмәтләрен куйган, безне укыткан апаларга, шул ук мәдрәсәдә укучы студент апаларга, лагерь буе безне үзләренең тәмле ашлары белән сыйлаган повар апаларга зурдан -зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Шулай ук, минем өчен акча түләгән, мине шунда җибәргән, алып барып һәм алып кайтып куйган әти-әниемә, һәм якын туганнарыма Аллаһның зур рәхмәтләре яусын иде. Аларнын узләренә кире яхшылык булып әйләнеп кайтсын иде .
Безнең төрле чакларыбыз була. Авыртабыз, шатланабыз, моңсуланабыз, көләбез. Ләкин нинди генә чак булмасын, без Аллаһны беркайчан да онытырга тиеш тугел. Мөһәммәт с.г.в. әйткән:"Күңелле чагыңда Аллаһны исеңдә тот, һәм ул сине авыр вакытыңда исеннән чыгармас". Дөрес, гөнаһсыз кеше юк. Без барыбыз да гөнаһлы. Ләкин син гөнаһ кылгансың икән, Аллаһтан үтенү сорап, иман китер. Гафу кылучы бер Аллаһ Тәгалә! (Аль-Гафур).

Хөрмәтле дин кардәшләрем, мөселманнарга иң зур бәхет - Аллаһның яраткан колы булу. Ә Аллаһның яраткан колы булу өчен, көчле иманлы кеше булырга кирәк. Мин сезнең барыгызга да шул зур бәхетне телим. Ә иң мөһиме, әлбәттә, көчле иман. Беребезне дә Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын!

Нәзилә Фатыйхова

8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев