Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

САФЛАРЫБЫЗ ИШӘЙГӘН

Узган җомгада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәкара бүлеге Саба җирле бүлекчәсенең XXI отчет-сайлау конференциясе булды.

Конференция эшендә башлангыч оешмалардан делегатлар, Саба муниципаль районы Советы, авыл җирлекләре һәм шәһәр тибындагы Саба бистәсе депутатлары, шулай ук "Татарстан-яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте Саба җирле бүлеге, Яшь гвардиячеләр, ТР Дәүләт Советы депутаты Г.Глушков катнаш­ты. Иң элек Саба җирле бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе урынбасары Р.Сабировның Саба җирле бүлеге сәяси советының 2011 елның маеннан 2012 елның ноябренә кадәрге чорга эшчәнлегенә хиса­бы тыңланды. Доклад­тан күренгәнчә, хәзерге көндә Саба җирле бүлекчәсе 3405 партия әгъзасын берләштерә, бу - барлык сайлаучылар санына карата 13,8 процент дигән сүз. Районыбыз бердәмроссиялеләр саны буенча республикада сайлаучылар санына нисбәттә алганда беренче урында тора. Хисап чорында җирле бүлекчә өч яңа башлангыч бүлекчә хисабына тулыланган. Конференциядә җирле контроль-ревизион комиссия отчеты белән А.Гарипов чыкты. Док­ладлар буенча фикер алышуларда Олы Шыңар, Шәмәрдән авыл җирлекләре башлыклары Р.Заһидуллин, А.Гәрәев катнашты. Йомгаклау сүзе белән Саба җирле бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов чыкты.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев