Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тестны – алдан хәбәр итмичә

Яшьләр күпләп җыелган урыннарга Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре оператив профилактик рейдлар уздырып,

былтыр 116 кешене наркотиктан исерек килеш тапкан, укучы яшьләр һәм хәрби хезмәткә җыенганнар арасында наркотик куллану-кулланмауга тикшерү уздырып, 45 студент һәм урта гомумбелем бирү учреждениесендә укучы тоткарланган, наркотикларның законсыз әйләнешенә мөнәсәбәте булган 25 студент җинаять җаваплылыгына тартылган. Ел дәвамында 129 мең егет һәм кыз тест узып, 111е наркотик кулланылганы беленгән. Шулай да тест узудан качып йөрүчеләр элек 10-12 процент булса, былтыр 1 процентка калган, әмма кайбер уку йортларында андыйлар саны 20 процентка җитә. Бу мәгълүматны ТР Министр­лар Кабинетында республиканың халыкны наркотизацияләүгә каршы көрәше каралган утырышта идарә башлыгы Фаяз Шабаев китерде. Моңа өстәп, ул Казан Универсиадасы алдыннан волонтерлар, Универсиада объектлары хезмәткәрләре дә наркотик куллану-кулланмауга тикшерү узарга тиеш булуын әйтте. Утырышка рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тест уздыру вакытын алдан хәбәр итми генә килеп тикшерергә кирәк, гомумән, тестлаштыру системасын үзгәртү, сайлап алып тикшерү отышлы дип саный. Укучылары наркотик яки психотроп матдә куллана икән, укытучылар аларны үзләре үк күрсәтергә тиеш, ә яшереп-яклап калдырудан мәгънә юк, укытучыларга, уку йортлары җитәкчеләренә яшьләр арасында профилактика уздыру мәсьәләләрендә җитди эшләргә кирәк, дип җаваплады Президент. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов аларның наркотикларга каршы юнәлдерелгән эштә ролен күтәрү кирәклеген, җирле хакимият кем нәрсә кылынганын, яшьләр нәрсә майтарганын белеп торырга һәм нарковәзгыять өчен муниципаль башлыкларның шәхси җавап тотарга тиешлеген, иҗтимагый оешмаларның бу уртак эштә активлыгына ихтыяҗ булуын басым ясап әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотик