Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укучыларның мәктәптән бушаганын көтеп кенә торалар

Илмир Сәйфетдинов Иске Мичән мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлаган. Җәйге каникулны "Мичән" филиалы умарталыгында үткәрә. Бирегә ипигә бал ягып ашарга килмәгән Илмир. Җәйге көннәрен файдалы уздырырга, эшкә өйрәнергә, бераз акча эшләп алырга исәбе. -Узган ел төрле эштә йөр­гән идем, быел монда килдем. Сентябрьгә кадәр эшлим. Остазым Алмаз абый белән бергә күп...

Илмир Сәйфетдинов Иске Мичән мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлаган. Җәйге каникулны "Мичән" филиалы умарталыгында үткәрә. Бирегә ипигә бал ягып ашарга килмәгән Илмир. Җәйге көннәрен файдалы уздырырга, эшкә өйрәнергә, бераз акча эшләп алырга исәбе.

-Узган ел төрле эштә йөр­гән идем, быел монда килдем. Сентябрьгә кадәр эшлим. Остазым Алмаз абый белән бергә күп нәрсәләргә өйрәнәм. 180 баш умарта бар монда. Үзебездә дә, күршеләрдә дә умарталар караган бар иде, шуңа күп нәрсә таныш. Мәктәпнне тәмамлагач ветеринария буенча укырга кереп булмасмы дип уйлыйм, аңа да ярдәме тими калмас бу хезмәтнең, эшли-эшли нәрсәгә дә булса өйрәнелә, - дип рамнар чистарта торган умартачы алачыгын күрсәтте. Илмирны хезмәт хакыннан бигрәк бал кортлары янында кайнашу кызыксындырган.

Сыйныфташы Айнур Әһлиев Керәнне авылындагы симертү малларын карарга алынган. Аның хез­мәте тагын да җаваплы. Авылдашын чираттагы­ ялга җибәреп, бер ай үгезләр тәрбияли. Иртәнге җидедә хезмәттәш абый-апалары белән бер­рәт­тән малларга азык та­ра­та, терлек астын чистарта. Хезмәттәшләре бик ка­нәгать үзеннән. Бер айга 12 мең сумнан артык хез­мәт хакы алачагын да яшермәде.

Филиал җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗәнов әйтүенчә, җәйге чорда мәктәп укучыларын көтеп кенә торалар. Быел да дистәдән артык бала хуҗалыкта ярдәм итә. Өч егет өч ай буе көтүдә. Аларга аена сигез мең сум хезмәт хакы вәгъдә ителә. Җитәкче укучыларның хезмәтен уңай бәяләде.

Завод-Нырты мәктәбе уку­чысы Илфат Зарипов сыйныфташы Райнур Мөхәрләмов белән җәйге чорда "Нырты" хуҗалыгында төрле хезмәт башкара. Узган ел ике ай буе бозаулар көткән. 13 мең сум хезмәт хакы алган. Үзең эшләп алган акчаның кадерле икәнен яхшы аңлый, шуңа да каникулларны көтеп ала.

- Көн тиз үтә иде, иртәнге җидедә бозауларны алып чыгабыз да унбердә төшке ашка туктыйбыз. Яңадан сәгать бердән дүрткә кадәр алып чыктык бозауларны. Быел тугызынчыны тәмамладык, имтиханнар тапшырып көтүгә өлгерми калдык. Әмма бу эшебез дә ошый, - ди.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Зәмирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев