Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

УҢЫШКА ЮЛ

Шушы көннәрдә Саба гимназиясе базасында ата-аналар өчен "Уңышка юл" исемле гомуми белем бирү кысасында наркотикларга каршы 3 көнлек укыту-өйрәнү семинары үтте.

Анда мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре катнашты. Семинарны республика Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Пухова, психология фәннәре кандидаты, "Уңышка юл" программасы авторы И.Вахрушева үткәрде. Профилактика эшен башкарганда бала һәм педагог, аның ата-анасы белән ышанычлы элемтә урнаштыру мөһимлеге турында сөйләнде. "Балаларны тормыштан ямь табарга, үзенең һәм башкаларның уңышларына шатланырга өйрәтергә кирәк",- дигән фикер үткәрелде. Әлеге программа төрле яшьләрдәге балалар төркемнәренә исәпләнгән. Ул үзенә лекцияләр, әңгәмәләр генә түгел, ә бик күп төрле чараларны да колачлый: консультацияләр, ток-шоу, төркемнәрдә төрле чаралар, эшлекле уен һәм башкалар. "Ин-концепт" психологик-педагогик үзәк белгечләре Н.Тутышкин, О.Мантонина, Л.Блинова семинарда катнашучылар белән гамәли дәресләр үткәрделәр. Бу семинарда балалар белән эшләүнең төрле форма һәм методлары күрсәтелде, ата-аналар белән эшнең бик күп методик формалары тәкъдим ителде. Педагоглар барлыкка килгән проблемаларны дөрес ачыклау, аларны чишү һәм бу юнәлештә эшне яхшы оештыру юлларына өйрәнделәр.

Семинарда катнашучылар фикер алышуларда катнашып, үзләренең яңа идеяләре һәм киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

А.Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X