Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ҖЫР КЕРСЕН КҮҢЕЛГӘ

Район сәнгать мәктәбендә көзге каникул чорында төрле милләтләрнең халык җырларын башкару буенча баян (укытучылары Р. Фатыйхова, С. Солтанов, А. Газизов) һәм фортепиано бүлекләрендә укучылар (укытучылары Д.Вәлиева, Э.Мөхетдинова, Ч.Хафизова) арасында конкурс узды.

Баян телләрен иң оста тибрәтүчеләр Рәнис Сафиуллин, Радик Әхмәтшин, Илназ Мостафин булса, фортепианода уйнаучылар арасында Регина Шакирова, Алисә Котдусова, Гүзәл Мортазина һәм Камилә Габдерахмановага тиңнәр табылмады.

Каникул көннәрен Шәмәрдән сәнгать мәктәбе укучылары да файдалы уздырды. "Салават күпере" һәм "Әкият" (ШЛПУМГ) балалар бакчаларында нәни дуслары алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев