Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты дәвам итә

3 август көнне "Җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Кәнәфи чишмәсе буенда "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән ял кичәсе, кичке уен үткәрделәр.

Чарага әзерлек барышында авылдашлар белән элек кичке уеннар булган урыннар барланды, уеннар искә төшерелде, белдерүләр ясалып, таратылды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре чыгышы, район мәдәният бүлеге өлкән методисты Садриева Г. Ш. һәм авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б. М. котлаулары белән башланып китте. Район мәдәният бүлеге баш белгече Якубова Л. Р. да бәйрәмебездә кунакта булды. Кичә авылыбыз гармунчыларының "Моңнар кайтсын авылга" дигән җырны уйнап, башкарулары белән тагын да ямьләнде. Җырга барлык килгән катнашучылар кушылды. Бәйрәм "Наза", "Әйләндерешле", "Биш парлы", "Күп парлы" һәм башка элек уйналган уеннар белән барды. Уеннардан ак яулыклы әбиләребез дә читтә калмады. Күмәк бию һәм җыр да чараның бизәкләре булдылар. Кичәдә Юлбат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шәмсиев Б. да катнашты. Бәйрәмгә кайта алмаган авылдашларыбыз авылыбыз турында шигырьләр дә иҗат итеп, язып җибәргән иделәр. Кичке уен бик якты, җанлы, күңелле үтте, чын авыл бәйрәменә әйләнде. Һәркем оештыручыларга яшь чакларга алып кайтканнары, сыйныфташлар, дуслар белән очрашу мөмкинлеге биргәнгә, җылы ял кичәсе бүләк иткәнгә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев