Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ГРИПП, КОРОНАВИРУС: НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Агымдагы елның гыйнвар ахырында районда кискен сулыш юллары инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны үткән атна белән чагыштырганда 1,4 тапкыр артты. Гриппның лабораториядә расланган 7 очрагы ачыкланды. Шуның 6сы А(HINI) яки дуңгыз гриппы белән авырды. Шулай ук кискен сулыш юллары инфекциясен китереп чыгаручы сентициаль, парагрипп вируслары әйләнештә йөри.

Соңгы  вакытта шау-шу тудырган коронавирус  очрагы теркәлмәде. Коронавирус – респиратор авырулар китереп чыгара торган вируслар төркеменнән. Бу төркемгә грипп, риновирус, аденовирус  һәм  башка вируслар  керә. Әлеге  чир  авыру кеше белән якыннан аралашкан очракта һава һәм тын алу юллары аша күчә. Ягъни коронавирус авыру кеше белән янәшәдә булганда гына йога.  Йогышлануны өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Өзлегүләрдән вируслы пневмония аеруча  куркыныч, авыруда 24  сәгать  эчендә  сулыш  алу җитешсезлеге башланырга мөмкин. Бигрәк тә иммунитетлары зәгыйфь, башка төрле авырулары  булганнарга  сакланырга киңәш ителә. Шуңа  күрә вакытында табибка   күренергә  кирәк.

Грипптан, шулай ук коронавирустан саклану өчен кеше күп булган урыннарга йөрмәскә тырышырга, барган очракта биткә  сыланып торган  маска  йә  респиратор  кияргә, кулларны ешрак сабынлап юарга, су булмаган  урында махсус салфеткалардан, кремнардан файдаланырга кирәк. Бүлмәгезне ешрак җилләтегез һәм җыештырыгыз, анда оптималь дымлылык тотарга тырышыгыз. Иммунитетны ныгыту чараларыннан актив файдаланыгыз. Болар – күбрәк яшелчә, җиләк­-җимеш, витаминнар белән туклану, саф һавада йөрү һәм башкалар.

Резеда Фәттахова,

хастаханәнең  эпедимиология  мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев