Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ШӘП ӘСӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Китап – белем чишмәсе, китап – күңел көзгесе, дибез. Бу – хак, чыннан да шулай. Әдипләребезнең, мәгърифәтчеләребезнең, дин әһелләребезнең кайсын гына алма, алар барысы да балачакларында китап укып, китапка тирән мәхәббәт һәм хөрмәт белән үскән.

Бүгенге балаларга һәм яшүсмерләргә түбәндәге китапларны укырга тәкъдим итәбез.

Татар әдәбиятына караганнары:

«Кирлемән» (Р.Хафизова),

«Занзибар зәңгәр болытлар артында» (М.Юныс),

«Айбаш» (Г.Сабитов),

«Әкиятләр» (А.Алиш),

«Тылсымлы көзге» (Ш.Галиев),

«Рөстәм маҗаралары» (Г.Кутуй),

«Без – кырык беренче ел балалары» (М.Мәһдиев);

Рус әдәбиятына нисбәтлеләре:

«Белмәмеш маҗаралары»/«Приключения Незнайки» (Н.Носов),

«Ал җилкәннәр»/«Алые паруса» (А.Грин),

«Айболит» (К.Чуковский),

«Ике капитан»/«Два капитана» (В.Каверин),

«Денис маҗаралары»/«Денискины рассказы» (В.Драгунский),

«Буратино» (А.Толстой),

«Хәнҗәр»/«Кортик» (А.Рыбаков);

Чит ил әдәбиятына кагылышлылары:

«Чиполлино»/«Le Avventure Di Cipollino» (Д.Родари),

«Том Сойер маҗаралары»/«The Adventures of Tom Sawyer» (М.Твен),

«Робинзон Крузо»/«Robinson Crusoe» (Д.Дефо),

«Нәни принц»/«Le Petit Prince» (А.Сент-Экзюпери),

«Гулливер маҗаралары»/«Gulliver's Travels» (Д.Свифт),

«Алхимик»/«The Alchemist» (П.Коэльо),

«Алиса Могҗизалар илендә»/«Alice's Adventures in Wonderland» (Л.Кэрролл).

Чыганак : http://yalkyn.ru/news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев