Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

"Омикрон" вакытында нишләргә?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов "омикрон" белән авыруның беренче билгеләре булганда нишләргә кирәклеге турында сөйләде.

1. Мөстәкыйль симптоматик терапия ОРВИның классик күренешен дәвалау белән туры килә һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Югары температура, баш һәм мускул авыртуы булганда, тәүлегенә 2 литр сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә 3 тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар кабул итәргә кирәк.

2. Өй аптечкасы арсеналында сезонлы салкын тию һәм ОРВИ вакытында еш кулланыла торган рецептсыз чаралар булырга тиеш: югары температура булганда – ибупрофен, ацетилсалицил кислотасы; тамак авыртканда – үләннәр яки хлоргексидин нигезендә дәвалау чаралары; борынның тыгылуын  бетерү өчен – кан тамырын кысучы тамчылар, диңгез суы нигезендә юу өчен эретмә; вируска каршы препаратлар – интерферон-альфа.тамчы, спрейлар (гриппферон, генферон Лайт һ. б.). Бу препаратлар авыруны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

3. Табибны чакыртырга кирәк: 1) әгәр температура 38°дан артык булса, 3 көннән артык торса һәм дару препаратлары файдасы тимәсә, 2) отын кысылу барлыкка килгәндә (сулыш ешлыгы 22 минуттан артык), һава җитмәгәндә.

4. Антибиотикларны контрольсез куллануга юл куярга ярамый. Аларны табиб кына билгели һәм бары тик бактериаль инфекция китереп чыгарган өзлегүләр  очрагында гына. Мондый препаратларны мөстәкыйль кабул итү файдасыз һәм хәтта куркыныч.

5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. ОРВИның беренче билгеләре булганда өйдә калыгыз һәм башка кешеләрнең зарарлану куркынычын тудырмагыз. Авырган кешене аерым бүлмәгә изоляцияләү яхшырак, гаилә даирәсендә элемтәләрне чикләү өчен. Моның өчен шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш әйберләре, сөлгеләр, савыт-саба, кием-салым бүлеп бирергә кирәк. Бүлмәне һәм фатирны ешрак җилләтергә, дымлы җыештырырга, ә аралашканда медицина битлеге кулланырга, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев