Шампурларны һәм грильне җайлы гына чистарту ысулы
Киңәшләр

Шампурларны һәм грильне җайлы гына чистарту ысулы

Шашлык ясагач, шампурларны да, грильне дә чистарту җиңел түгел. 

Беренче — агрессив химия чараларын яратмаучылар өчен. Шампурларны яки грильне зур савытка салырга. Бер пакет лимон кислотасы алырга. Шампурлар салынган савытка су өстәп, кайнатып чыгарырга һәм лимон кислотасы салырга. Бер-ике сәгать кырыйга алып куеп торырга. Аннар губка белән җиңел генә юып төшерергә.

Агрессив ысул өчен химия чаралары кирәк. Бер савыт яки тишексез пакет алырга. Шунда савыт-саба юа торган сыеклыкны бераз салырга, пакет яки савыт стеналарына таратырга. Шунда ук 4-5 аш кашыгы аш содасы салырга, болгатып күбекләндерергә. Пычрак әйберләрне шуңа салып, күбеккә күмәргә. Берничә сәгать торгач, пычрагын юып төшерергә.


Нет комментариев