Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Шат кына түгел, сак та булыйк

Алда безне Республика көне, Белем бәйрәме, өч көн ял көтә. Кыскасы, күпләр җәмәгать урыннарында, паркларда, мәктәпләрдә була. Бәйрәм чараларына һәркем шат, шул ук вакытта сак булу турында да онытырга ярамый. Уяулыкның мөһимлеген аңлау өчен 2004 елның 1 сентябрендә Бесландагы фаҗигане искә төшерү дә җитә. Алда торган бәйрәм чаралары уңаеннан республика террорга каршы комиссия һәм оператив штабның берләштерелгән утырышы үткәрелеп, хокук саклау органнары алдына куелган бурычлар билгеләнде.

Әлбәттә, гражданнарның үзләренең дә уяулык күрсәтүләре һәм саклык чаралары күрүләре сорала. Балаларны хәвеф-хәтәр турында кисәтү – ата-ана бурычы. Алар өйдә ялгыз калмаса, паркларда йөргәндә олылардан аерылып китмәсәләр, мультик карарга яки конфет-мазар тәкъдим иткән таныш түгел кешеләргә иярмәсәләр, төнлә урамда йөрмәсәләр, барысы да тәртиптә булыр. Җәмәгать урыннарында, подъездларда шикле пакетларга юлыгучыларның да тиз арада полиция белән элемтәгә керүләре (тел: 02, 2-32-02) мөһим.

Шулай ук 112 телефоны буенча коткару хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Ә ул, үз чиратында, тиешле урынга хәбәр итә. Югарыда саналган телефоннар тәүлек буе эшлиләр. "Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын" дигән. Бездә куркыныч хәл юк , дип ваемсызланмыйк. Игътибарлырак булыйк. Районыбыз зур түгел, шуңа да күпләрне йөзгә яхшы беләбез.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев