Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Суык

Кешеләр иртән очрашкач, бүген безнең авылда салкынрак иде дип гаҗәпләнә, моны кесә телефонына төшергән термометр (ә анда 40 градуска кадәр салкынлык) фото күрсәтеп тә дәлилли. Андый фотолар социаль челтәрләргә дә куела башлады. Салкыннар безнең районны да читләтеп үтми. Фотода Каз.Бигәнәй авылында бүген иртәнге якта термометр күрсәткән температураны күрәсез.

Салкынлык 40 градуска җиткән. Урамда калган автомобильләр дә чак кабынган. Ә бу атнаның иң салкын вакыты бүген 14 гыйнварга каршы төндә булачак. Нык салкынлык саклануы сәбәпле, яхшы киенергә, бик кирәк булмаганда шәхси транспортларда торак пункт чикләренә чыгудан тыелып торырга, йортларда өстәмә җылыту приборларын сак кулланырга киңәш ителә. Кулдан ясалган җылыткычлар эшләтү, мунчаларны артык кызу ягу да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Хезмәт урыннарында янгын иминлеге кагыйдәләре үтәлешенә игътибарны нык арттыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев