Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән?

Ни өчен кешене яки хайванны чакканан соң умарта корты үлә? Ни өчен бүреләр циркта чыгыш ясамый? Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән?

Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән?

Бөтендөнья табигать фонды (WWF — World Wide Fund for Nature) эмблемасындагы панданың прототибы - Чи-Чи исемле панда. Аны 1961 елда Лондон зоопаркына алып килгән булалар. Панданың сайлануы очраклы түгел: аклы-каралы хайван төшкән рәсемне чыгарту төсле сурәтне чыгартуга караганда арзанрак бит.

WWFка нигез салучыларның берсе Питер Скотт бу турыда: “Без матур да, юкка чыгу куркынычы да янаган, шул ук вакытта, кешеләрнең күңелен дә эретә алырдай җан иясе эзләдек. Аклы-каралы вариантта чыгартканда кыйбат булмавы да безнең өчен мөһим иде”, - дигән.

Ни өчен бүреләр циркта чыгыш ясамый?

Бүреләр – өер белән яши торган хайваннар. Аларга бергә яшәү, бергә ауга чыгу уңайлы. Бүре өере – социальләшкән төркем, андагы һәр җәнлекнең үз роле бар. Ялгыз бүрегә яшәве күпкә авыр һәм ул күп очракта озак яшәми дә. Аны бөтен җирдән куалар. Шуңа күрә бүре гомере ул яшәгән өергә бәйле.

Бүренең ни өчен циркта чыгыш ясамавын аңлый башладыгызмы әле? Сәбәбе шул: бүрене цирк сәхнәсенә чыгару өчен бер бүрене генә түгел, ә бөтен өере белән өйрәтергә туры киләчәк. Бу – бик авыр эш, чөнки ул өердәге җәнлекләрнең саны күп.

Игътибар иткәнегез бармы: циркта чыгыш ясый торган хайваннар табигатьтә ялгыз яши (юлбарыс, фил).

Ни өчен кешене яки хайванны чакканан соң умарта корты үлә?

Умарта корты  – әйләнә-тирәдәгеләргә карата бик дустанә мөнәсәбәттәге бөҗәк. Ул беренче булып беркайчан да тими. Тик әгәр дә үзенә куркыныч янаганын тоеп алса, саклану максатыннан чага. Чакканан соң умарта корты үлә, дигән фикер бар. Бу чынлыкта да шулаймы?

Чынлыкта умарта корты чакканнан соң гел үлми. Бу хәл корт тән тиресе эластик  булган хайванны тешләгәндә генә була. Умарта кортының чага торган энәсе гарпунны хәтерләтә. Әгәр корт аны шома тиреле җан иясенә кадаса, энә тиредә кала. Бөҗәк, ычкынырга теләп, аны тарта, нәтиҗәдә, энә чыкканда кортның эчке органнары да чыга. Шуңа күрә корт үлә. Әгәр умарта корты берәр бөҗәкне чакса, ул энәсен бернинди авырлыксыз тартып ала, чөнки бөҗәкләрнең тәннәре хитин (ул эластик түгел) белән капланган.

Фото: vk.com/wwf

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев