Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ни өчен песиләр судан курка?

Аларны барысы да (барысы да диярлек!) ярата, аларга карап, бар кеше дә (барысы да диярлек!) елмая, аларны гел ( гел диярлек!) сыйпап торасы килә. Кемне, дисеңме? Песиләрне билгеле! Ә син аларда турындагы кайбер фактларны белмәгәнсеңдер дә.

Ни өчен песиләр ашаган җирләрендә су эчәргә яратмый?

Күп кенә песиләр ашаган ризыклары торган урында су эчми. Кулга ияләштерелүләренә карамастан, мәчедә ерткыч хайван сыйфатлары саклана. Табигатьтә яшәүче еркычлар беркайчан да ашаган урыннарында су эчми.

Моның сәбәбе шул: су пычранырга яки аңа үтерелгән хайванның каны чәчрәргә мөмкин.

Хуҗалары булган песиләрдә бу инстинкт көчле түгел, кайберләре ашаган урыннарында да эчә. Тик араларында бары тик читтә эчкәннәре бар. Песиегезне куандырырга теләсәгез, сез дә шулай эшләп карагыз: песиегезгә дигән суны читкәрәк күчереп куегыз.

Ни өчен песиләр судан курка?

Песиегезне юындырганыгыз бармы? Бер дә җиңел эш түгел, килешәсездер? Суга аягы гына тиеп китүгә, ул чыгып йөгерә. Ышанасызмы-юкмы, тик бу песи судан курыкканга түгел. Сәбәбе шул: песи кайчан нишләргә кирәклеген (кайчан иркәләнергә, кайчан юынырга һ.б) һәрчак үзе хәл итә. Әгәр аңа ул теләмәгән вакытта ул яратмаган эш эшләтсәләр, хәлләр бигрәк тә кискенләшә.

Сүз уңаеннан, песиләр бер генә исне якын итә – ул ул аларның үз исләре. Ә сез аны сабын-шампунь белән юамакчы буласыз!

Шуны да истә тотарга кирәк: юеш песидән ис бигрәк тә каты килә. Бу аларга бик ошый, билгеле. Әмма ау вакытында алардан килгән каты ис ауның начар тәмамлануына китерергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев