Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

ОКСФОРД УНИВЕРСИТЕТЫНДА АЛКЫШЛАРНЫ ТЫЙГАННАР

Ышанасызмы-юкмы, тик дөньядага иң танылган университетларның берсендә ... алкышларны тыйганнар. Аларның кемгә зыяны тигән?

Бу хәл Оксфорд университетында булган. Университетның студентлар союзы үзләрендә булган чараларда алкышларны тыю турында карар чыгарган. Тәкъдимне студентлар ясаган. Ник дигәндә, нерв системасы какшаган кешеләр артык тавышлы чараларга йөрми икән.

Алкышларны нәрсә белән алыштырырга уйлыйлар?

Традицион алкышлар урынына махсус жест та уйлап тапканнар. Дөресрәге, британнарның жестлар телендәге “джазлы куллар” жестын алганнар. Алкышлар урынга хәзер кулларны өскә таба күтәрергә, уч төпләрен алга карартырга һәм кулны уңга-сулга әйләндерергә кирәк була. Бигрәк шәп име? Хәзер ул университет студентларының уч төпләре дә авыртмаячак, нерв системаларына да зыян килмәячәк!

Тәнкыйтьләүчеләр дә табылган...

Оксфорд алкышлардан беренче булып баш тартмый. Моңа кадәр 2018 елда Манчестер университетында алкышларны тыйганнар иде инде.

Студентларның бу тәкъдимен Британия таблоидлары һәм консерватив ММЧ(СМИ) лары тәнкыйтьләп тә чыккан. Мәсәлән, The Sun һәм Daily Mail студентларны «snowflakes» дип атаган. Ул “артык нечкә күңелле”, “артык сизгер” кешеләр дигәнне аңлата.

*Оксфорд университеты (University of Oxford) – Англиядәге Оксфорд шәһәрендә урнашкан унверситет. Ул дөньядага иң борынгы югары уку йортларыннан санала. Аңа нигезнең ничәнче елда салынганы төгәл билгеле булмаса да, 1096 елда анда инде белем алганнар, дигән фикер бар. Университетта уку түләүле.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X