Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Жвачка туген көне

Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!

1848 елның 23 сентябрендә туган ул. Һәм быел ул үзенең 171 еллыгын билгеләп уза! Моннан 171 ел элек Джон Куртис исемле кеше Америкада жвачка ясый. Шуны да белү мөһим: жвачка ашап булмый торган эластик матдәдән гыйбарәт, аңа төрле тәмнәр кушалар һәм без исебез китә-китә аларны кырылып алабыз.

Әмма жвачканың аңа кадәр үк булганы турында фикерләр бар. Ул б.э.к. 7-2 гасырларда инде кулланылган дип санала. Төньяк Еропада барган казу эшләре вакытында табыла ул.

Борынгы греклар мастика исемле агачның сумаласын чәйнәсәләр, һиндлылар якынча 1000 ел элек тешләрне чистарту өчен саподилла агачының куерган согын кулланганнар. Тора бара аның яңа варианты барлыкка килә. Агач сумаласы яки умарта корты балавызыннан була ул.

Джон Куртиска яңадан әйләнеп кайтык әле. 1848 елны ул үз нарат сумаласыннан жвачкаларны күпләп җитештерә башлый. Вакыт узу белән аларны төрле тәмнәрдә чыгарырга тотына.Тик Куртисның сату эшләре бик алга китә алмый, чөнки сумаладагы тәмне боза торган катнашмаларны ул һич бетерә алмый.

Томас Адамс 1869 жвачкага яңа сулыш өрә.  Ул аны  каучуктан ясый. 1871 елда үзе уйлап тапкан жвачка ясый торган махсус машинага патент ала. Шулай ук жвачканың тәмен дә яхшырта. Аның продукты бик киң тарала.

СССРда чит ил жвачкасы балалар һәм яшүсмерләр арасында бик популяр һәм шул ук вакытта алтын бәясенә тиң була. Ник дигәндә, ул безнең илдә җитештерелми, ә соңрак җитештерелгән аналогларның сыйфаты күпкә түбән бәяләнә.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев