Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәмәрдәннең «Акварель» һәм «Ritmix» бию коллективларының отчет концерты узды

Мәдәният учакларында эш гөрли

 27 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Акварель»  һәм «Ritmix» бию төркемнәренең «Продвижение» отчет концерты узды. Һәр бию искиткеч бер матур сәхнә әсәренә тиң иде. Биючеләр һәр биюгә ритм белән бергә күңелдәге хис-кичерешләрен, матурлык һәм грация алымнарын керттеләр, шаян номерлар да бар иде. Концертта коллектив үзенең халык, классик, стильләштерелгән, сюжетлы, эстрада, заманча һәм балалар биюләре белән чыгыш ясадылар. Чара «Хыял» халык вокаль ансамбленең төрле җырлары белән чиратлашып барды. Шулай ук концертта Мичәнбаш клуб мөдире Альбина Гаврилова, Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчән артистлары катнашты. Концерт бер сулышта узды, барысы да «Акварель» халык бию төркеме биюләре белән сокланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев