Туган як тарихын өйрәнәбез
“Туган ягым – гүзәл Саба” атналыгы кысаларында - төбәк музеена экскурсия
“Туган ягым – гүзәл Саба” атналыгы кысаларында 1 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарихи –төбәк музеена экскурсиягә бардылар. Төп максат: балаларда тарихка, мәдәниятка һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый патриотик хисләр тәрбияләү. Балалар өчен заманча технологияләрне кулланып эшләнгән төрле экспозицияләр янында танып белү юнәлешендәге кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Экускурсовод Алисә Илһамовнаны балалар игътибар белән тыңладылар, аның ярдәмендә экспонатларны җентекләп өйрәнделәр, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн күреше, гореф-гадәтләре турында белемнәрен ныгыттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев