Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Татарстанда ипотека алучылар саны кимегән

Бер ел эчендә республикада 106 мең ипотека килешүе теркәлгән – бу 2018 елга караганда 12 процентка азрак.

Быел татарстанлылар ипотеканы 12 процентка азрак алган. Росреестр җитәкчесе Азат Җәббаров Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Ипотека алучылар кими: әгәр узган елда 120 меңнән артык кеше ипотека рәсмиләштерсә, быел ул 106 меңнән артмаган», - дип искәртте Җәббаров.

Аның сүзләренчә, ун ел эчендә 1,6 миллионнан артык ипотека теркәлгән.

Моннан тыш, йорт төзелешендә өлешләп катнашуга бәйле килешүләрне теркәү өлкәсендә дә саннар кимүгә таба бара: 2018 елда 18 мең 65 килешү теркәлсә, 2019 елда ул 16 мең 778гә калган, дип сүзен йомгаклады Азат Җәббаров.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев