Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«2020 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында элемтәне үстерү турында» коллегиясе

2020 елның 26 августында «2020 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында элемтәне үстерү турында»дигән темага Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының коллегиясе булды

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин элемтә тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Татарстан Республикасы РТРС" Шәмәрдән радио һәм телевидение чаралары өлкән электромеханигы Мөбәрәкшин Вәгыйз Фәһметдин улы шулай ук Татарстан Республикасы теле һәм радиотапшырулар үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Белешмә өчен:

Шәмәрдән (Кукмара проекты буенча) радиотелевизион тапшыру үзәге төзелеше 1991 елда башланды. Проект Ташкент ГСПИ тарафыннан эшләнгән.

Объектны тапшыру 1995 елның 28 декабрендә булды. Бу көн Шәмәрдән телеүзәгенең туган көне булып санала.

Башта төзелеш урыны Кукмара һәм Саба районнары чигендә Шәмәрдән бистәсеннән 1,5 километр ераклыкта элеккеге тимер юл су алу җайланмасы (водокачка) территориясендә сайлап алынды.

Телерадиоүзәк төзелеше «Казанхимстрой»трестының ПМК-2 йөкләнде.

2012 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның җиңел кулы белән Шәмәрдән цехы буенча ЦЭТВ (10 канал) старт алды - Татарстан Республикасы буенча 1 нче мультиплекс эшли башлады.

2014 елда 2 нче мультиплекс эшли башлады, шуның нәтиҗәсендә тагын 10 канал өстәлде.

Бүген Шәмәрдән цехы буенча ЦЭТВ тапшыру зонасына Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнары керә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев