Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак

2022 елда Татарстан Республикасында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре ниятләнә. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылачак. Шулардан 1,4 мең га мәйданда – урман культуралары утырту, 2,1 мең га – табигый урман торгызу, 4 га – катнаш урман торгызу һәм 104 га урман үрчетү эшләре башкарылачак.

Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 13,5 мең га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 4 мең га – урман культураларын тулыландыру, 21 га базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылачак.

«Республиканың урман фондында урманнарны торгызу эшләрен сыйфатлы башкарып чыгу – 2022 елга безнең төп бурычларыбызның берсе, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Аны тормышка ашыру өчен узган ел питомникларда 34,1 миллион стандарт утырту материалы үстерелде. Бу сан урманнарны яңадан торгызу өчен генә түгел, саклагыч урман үсентеләрен булдыру өчен дә җитә».

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев