Сабада урманнарны саклауга багышланган дәресләр үтәчәк
Яңалыклар

Сабада урманнарны саклауга багышланган дәресләр үтәчәк

21 март быелдан башлап Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы карары нигезендә дөньяның бар илләрендә Халыкара урман көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы 21 мартны "Бөтенроссия урман турында белем көне" дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Максаты - халыкка урман экосистемасының, агачлар үстерү һәм табигатьне яшәртүнең әһәмиятен...

21 март быелдан башлап Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы карары нигезендә дөньяның бар илләрендә Халыкара урман көне буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы 21 мартны "Бөтенроссия урман турында белем көне" дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Максаты - халыкка урман экосистемасының, агачлар үстерү һәм табигатьне яшәртүнең әһәмиятен аңлату.

20-21 мартта районыбыз мәктәпләрендә урманнарны саклауга багышланган дәресләр үтәчәк.


Урман халыкара урман көне 21 март БМО урман хуҗалыгы агач экосистема табигать

Нет комментариев