Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

96 яшьлек хәзрәт: Яшьләрне дингә чакырмасак, татарлыгыбыз юкка чыгарга мөмкин

«Яшь буынны дингә тарту — өлкәннәрнең бурычы», — диде Хәким хәзрәт Биктиев.

Яшь буынны Ислам диненә чакырмасак, үзебезнең татарлыгыбызны югалтырга мөмкинбез, дип саный Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсе мөселманнары оешмасына нигез салучы 96 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев.

«Яшьләрне дингә тарту — безнең бурычыбыз. Әгәр без, өлкәннәр, моны эшләмәсәк, динебез дә, телебез дә югалачак. Ә аларны югалтсак, безнең горур „татар“ дигән исемебез, татарлыгыбыз югала. Шуңа күрә динне дә, телне дә сакларга кирәк. Шул ук вакытта яшьләр белән эш алып бару зарур», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлеге минутларда Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» дигән XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы бара. 96 яшьлек Хәким хәзрәт утырышны дога белән башлап җибәрде.

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнаша.  

Фото: Гадел Әхмәтҗанов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев