Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Абхазия Премьер-министры: "Безгә Татарстан ирешкән нәтиҗәләр ошый"

Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашуы узды. Искәртеп узабыз: Абхазия Республикасы Премьер-министры кичә Казанга эш визиты белән килгән иде. Журналистлар белән әңгәмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сөйләгәнчә, бүгенге очрашуда ике республиканың алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынган....

Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашуы узды.
Искәртеп узабыз: Абхазия Республикасы Премьер-министры кичә Казанга эш визиты белән килгән иде.
Журналистлар белән әңгәмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сөйләгәнчә, бүгенге очрашуда ике республиканың алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынган. Әлеге эштә төп юнәлешләрнең берсе - дәүләт муниципаль хезмәткәрләрен әзерләүдә булышу. "Татарстанда үзләштерелгән идарә программалары Абхазия өчен файдалы һәм нәтиҗәле булырга мөмкин", - дип аңлатып узды В. Шәйхразиев һәм туристлыкны үстерү мәсьәләсе хакында да фикер алышуны әйтте. Бүгенге очрашуда сөйләшенгән тагын бер әһәмиятле тема Татарстаннан Абхазиягә товарлар җибәрү булды, шул исәптән кием-салым һәм "КАМАЗ" автомобильләре.
"Безне, шулай ук, Абхазиядә булган азык-төлек тә кызыксындыра, иң беренче чиратта, бу җиләк-җимеш",- диде В. Шәйхразиев. "Кичәге көн бик нәтиҗәле булды: кунаклар IT-парк һәм «Химград» технопаркы эше белән танышты. Бүгенгә "Казан" агросәнәгать паркында булу каралган, анда бизнес-берләшмәләр белән очрашу була. Без республика эшмәкәрләрен Татарстанга җиләк-җимеш китерүдә арадашчылар сыйфатында күререгә теләр идек. Абхазиядә җиләк-җимеш югары сыйфатлы, экологик яктан чиста. Бәяләре буенча алар көндәшлеккә сәләтле булачак, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары. - Иртәгә "КАМАЗ" автомобиль заводында булырга ниятлибез. Автосәнәгать линиясе буенча Абхазиягә ярдәм буенча бизнес-юнәлеш барлыкка килергә мөмкин".
Үз чиратында, Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия Татарстанга сәфәре Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итү теләге булып тора, дип билгеләп үтте.
"Без алга таба да мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез. Татарстанга килгәндә исә, безнең өчен авыр 1992-1993 елларда республика күрсәткән ярдәмне онытмыйбыз. Без моның өчен бик рәхмәтле", - дип белдерде ул.
"Безгә Татарстан ирешкән нәтиҗәләр ошый, без аның үскәнен һәм уңышларын күрәбез. Тәҗрибә, белем уртаклашырга, барлык өлкәләрдә, шул исәптән мәдәният, икътисадта тыгыз мөнәсәбәтләр булдырырга, милләтләр арасында дуслык урнаштырырга телибез. Сездә карар әйберләр күп, һәм без сезне үзебезнең республикада көтеп калабыз", - дип билгеләп үтте А. Миквабия.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
«Татар-информ», Надежда Гордеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев