Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ачык фикер алышуларда катнаш

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе квартал саен мәҗбүри таләпләрне үтәүдә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм җитәкчелек буенча ачык фикер алышулар үткәрә.

Әлеге чарада катнашу өчен 1 сентябрьгә кадәр теркәлергә кирәк. Чираттагы гавами тыңлаулар 2019 елның 12 сентябренә планлаштырылган. Чараларны уздыру графигы нигезендә 2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 2019 елның 12 сентябрендә 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Четаев ур., 18А йорт адресы буенча фикер алышу планлаштырыла (Чистай урамы ягыннан керү, 8 нче уку бинасы, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ).

Темасы: "2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы салым органнарының хокук куллану практикасы мәсьәләләре. Хезмәт күрсәтү өлкәсенең 2019 елның 1 июленнән онлайн-кассага күчү нәтиҗәләре. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллану буенча актуаль мәсьәләләр.

Идарәнең элемтә өчен җаваплы, халык алдында фикер алышуны үткәрү, координацияләү һәм оештыру ягыннан тәэмин итү өчен җаваплы зат, салым түләүчеләр белән эш бүлеге җитәкчесе Каюмова Гөлфия Илдар кызы, тел.8(843)235-13-70. Ачык фикер алышуларда катнашучыларны алдан теркәү мәҗбүри. Тәкъдим ителгән тематика һәм теркәлү формасы буенча сорауларны 2019 елның 1 сентябренә кадәр e-mail электрон почтасына юлларга мөмкин: g.kayumova.r1600@nalog.ru. Чарага әзерлек барышында алынган сорауларга җаваплар аны үткәргәндә гомумиләштерелгән рәвештә биреләчәк.

РФ Федераль салым хезмәте республика идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев